19 августа Сарайлы авылы мәдәният йортында районның күренекле шагыйре, тарихчы, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Дамир Гарифуллин белән « Үзе галим, үзе әдип » дип исемләнгән очрашу кичәсе узды.Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән Сарайлы авылы китапханәчесе Габдрахманова Зәнфирә Гәмбәровна таныштырды. Кичә шагыйрьнең шигырьләре белән үрелеп барды.