Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасарының, Бөтендөнья татар конгрессының "Милли Шура" милли советы рәисе Шәйхразиев Васил Габтелгаязовичның  Сарман муниципаль районына эш визиты.

2020 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы рәисе Васил Шәйхразиев ТР муниципаль районнары буенча эш сәфәрләрен дәвам итә. Бүген Васил Шәйхразиев Сарман муниципаль районында булды.

Сарман районына эш сәфәре программасы Зур Нөркәй авыл мәдәният йортын капиталь ремонттан соң карап чыгудан, шулай ук “Нөркәй” агрофирмасы ҖЧҖдә урып-җыю эшләренең барышы белән танышу, анда механизаторлар һәм комбайнчылар белән очрашудан торды.

Исегезгә төшерәбез, Сарман авылы - РСФСР һәм ТАССР халык артисты Илһам Шакировның ватаны. Васил Шәйхразиев шулай ук, Сарман сәнгать мәктәбе янында  урнашкан артист истәлегенә куелган һәйкәлне карады.

Сәфәр азагында Милли совет рәисе «ТАССРның 100 еллыгы» мәгълүмат билгесеннән файдаланган өчен сертификатлар тапшырды. Ә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында беренче сыйныф укучыларына мәктәп кирәк-яраклары салынган рюкзаклар бүләк ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International