Күркәм традиция буенча, ел саен Сарман район профсоюз оешмасы-Мәдәният хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан җөмһрият комитеты «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясенә кушыла.
Ел саен үткәрелә торган бу чара балалары беренче сыйныфка баручы хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Булачак беренче сыйныф укучыларын һәм аларның әти-әниләрен Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Латыпова Г. Г. һәм Сарман район профсоюз оешмасы рәисе Кәримова Э. Ф. котладылар. Булачак укучыларга иң җылы теләкләрен җиткерделәр һәм аларга уку өчен кирәк-яраклар тутырылган папкалар тапшырдылар, шулай ук Илһам Шакиров исемендәге бабалар сәнгать мәктәбе укучылары үзләренең дәртле җырларын, биюләрен бүләк иттеләр.