Татарстан Республикасының алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутаты, «КАМАЗ-МАСТЕР» командасы җитәкчесе Владимир Чагин Сарман муниципаль районына эшлекле сәфәр кылды.
Аны район Башлыгы Фәрит Хөснуллин озатып йөрде.
Владимир Геннадьевич үзенең визиты кысаларында “ТАССР төзелүнең 100 еллыгы” флагы эстафетасында һәм «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясендә катнашты.
Сарман аграр көллиятенең студентлары һәм коллективы, «Яшь техниклар станциясе» (картинг-клуб) коллективы һәм балалар белән очрашты.