Беренче көн тәртибе буенча статистика бүлеге начальнигы Сирина Чуркина чыгыш ясады. Ул Сарман муниципаль районы территориясендә Бөтенроссия халык санын алуга әзерлек чаралары турында сөйләде.
Сарман муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитетына 2020 елның I яртыеллыгында гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр белән эшләү турында район Башкарма комитетының гомуми бүлек җитәкчесе Марат Алиуллин чыгыш ясады.
Авыл җирлеге эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм җирле әһәмияттәге мәсьәләләр белән Сарман муниципаль районы Әлмәт авыл җирлеге башлыгы Данияр Газизов таныштырды.