Россиянең мәдәни һәм тарихи мирасын саклауда, популярлаштыруда һәм тагын да арттыруда актив эшчәнлеге өчен, Рәсәй Президенты Владимир Путин Указы белән, райондашыбыз – Татарстан Республикасында РФ Югары суды каршындагы Суд департаменты идарәсе начальнигы Җәүдәт Миргаҗәм улы Салихов Дуслык Ордены белән бүләкләнде. Районыбыз тарихына якты эз салган якташларыбыз белән без урынлы горурланабыз һәм, мәртәбәле бүләге белән тәбрикләп, киләчәктә дә уңышлар телибез.