Сарман муниципаль районындагы «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Россия флагы көне

2020 елның 26 августы, чәршәмбе

2020 нче елның 24 нче августында Сарман муниципаль районының  «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен Россия флагы көненә багышланган чара үткәрелде. Катнашучылар флагның килеп чыгу тарихын кызыксынып тыңладылар, фильм карадылар. Россия флагы көне – илебезнең барлык патриотлары һәм гражданнарының бәйрәменә әверелде. Әлеге тантаналы көнне билгеләп үткәндә, һәр россиияле үзен бөек державаның бер кисәге итеп тоя. Бәйрәм халыкны ватанпәрвәрлек һәм дәүләтчелек эгидасы астында берләштерергә ярдәм итә. Шундый зур һәм көчле илдә яшәвебез белән әйтеп бетергесез горурлык хисе тудыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International