Сарманда мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе узды

2020 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

Бүген район мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләренең традицион август конференциясе булып узды.

Конференция эшендә район башлыгы Фәрит Хөснуллин, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге начальнигы Энҗе Гыйззәтуллина катнашты.

Конференцияне сәламләү сүзе белән Фәрит Хөснуллин ачты. 2019-2020 нче уку елы йомгаклары һәм киләсе уку елына бурычлар турында төп доклад белән мәгариф бүлеге начальнигы Әлфат Сабиров чыгыш ясады. Аннары Энҗе Гыйзәтуллина август конференциясенең пленар утырышына нәтиҗә ясады. Шулай ук педагогик җәмәгатьчелек вәкилләре дә чыгыш ясадылар.

Барлык чыгышлардан соң педагогик хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International