Бүген Сарманның үзәк ял паркында Республика көне уңаеннан бәйрәм чарасы үткәрелде. Анда Сарман үзәк һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре дә катнаштылар. Алар “Татарстанның күеренекле шәхесләре” дип аталган акция оештырдылар. Ул ТАССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында узды. Акциядә сарманлылар фикере буенча Татарстанның иң күренекле шәхесе ачыкланды. Танылган кешеләр арасында җырчылар, язучылар, артистлар, спортчылар, сәясәтчеләр һ.б. бар иде. Сарман халкы Татарстанның иң күренекле шәхесе дип якташыбыз, бөек җырчы Илһам Шакировны саный. Чыннан да, Илһам ага белән горурланмый мөмкин түгел. Ул бит татар дөньясын еракларга таныткан бөек җырчы. Бу көн китапханәчеләр өчен икеләтә бәйрәм булды. Бер яктан Республика көнен билгеләп узсак, икенче яктан китапханәчеләрнең хезмәтләрен бәяләү тантанасының шаһитләре булдык. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән Рангазар авыл китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Хаҗиева А.Г. һәм Сарман үзәк китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Шәмсетдинова Р.Р. бүләкләнде. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау Грамотасына үзәкләштерелгән китапханәләр системасының персонал буенча директор урынбасары Миннебаева Р.Р. лаек булды. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәт Хатын үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Р.Ю. Гайфуллинага һәм Сарман үзәк китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Г.Р. Сафинага тапшырдылар. Сарман муниципаль район Советы Мактау Грамотасы белән Илексаз авыл китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Закирова Ә.Р. бүләкләнде. Без хезмәттәшләребезне чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә зурдан-зур уңышлар телибез! Ә барлык район халкын Республика көне белән тәбрик итәбез һәм сәламәтлек, иминлек, бәрәкәтле тормыш телибез!