Хөрмәтле райондашлар!
Татарстан Республикасы көне һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итегез.
Бу бәйрәмнәр безнең өчен азатлык, тынычлык, Татарстан җирендә яшәүче халыкларның бердәмлеген ныгыту символы булып тора.
Бүгенге Татарстан Республикасы – 100 еллык тарихы булган ТАССРның законлы дәвамчысы. 1990 елның 30 августында Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителде. Шул еллар эчендә республикабыз Россиянең һәр өлкәдә динамик үсештәге төбәкләренең берсенә әверелде. Татарстанлылар икътисадтагы бүгенге казанышлар, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәнияттәге уңышлар, спорттагы җиңүләр белән хаклы рәвештә горурлана. Нефть чыгару-эшкәртү һәм нефть химиясе, машина төзү тармакларында һәм IТ–өлкәдә яңа эш алымнарын һәм заманча технологияләрне кулланышка кертү буенча республикабыз алдынгы урыннарны били. Гаять куәтле производстволар эшләп килә. Милли проектлар һәм программалар уңышлы рәвештә тормышка ашырыла.
Республикабызның юбилее елында безнең Сарман районы оешуга да 90 ел. Районыбыз Татарстан белән бертигез ритмда яши. Республика җитәкчелеге ярдәме белән торак йортлар, балалар бакчалары, мәктәпләр, авыл клублары, спорт һәм сәламәтлек саклау объектлары, иҗтимагый киңлекләр төзекләндерелә, юллар һәм тротуарлар салына. Бүгенге көндә районда урып-җыю эшләре тулы куәтенә бара.
Быел Республика көнен бәйрәм итү 13 сентябрьдә Татарстан Президентын һәм җирле депутатларны сайлауга әзерлек барган вакытка туры килде. Бу барыбыз өчен дә бик мөһим сәяси вакыйга. Район халкы, һәрвакыттагыча, сайлауларда актив катнашып, республикабызның үсеш курсын куәтләп тавыш бирер дип ышанып калам.
Без республикабыз җитәкчелеге – Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич Миннихановка, Дәүләт Советы, Министрлар Кабинетына дөньякүләм катлаулы вәзгыяттә, зирәк һәм һәрьяклап үлчәнгән сәясәт алып барып, безнең Сарманга аерым игътибар һәм ярдәмнәре, тыныч һәм имин республикада яшәү мөмкинлеге өчен зур рәхмәтлебез.
Киләчәктә дә һәр өлкәдә уңышларыбыз мулдан булыр, районыбызның, республикабызның үсешенә район хезмәтчәннәре лаеклы өлеш кертер.
Хөрмәтле райондашлар, сезгә районыбызны үстерүгә-ныгытуга керткән лаеклы өлешегез, фидакарь хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм. Республика көне белән котлап, Татарстаныбызга, районыбызга яңа уңышлар, халкыбызга матур киләчәк телим. Сау-сәламәт булыйк, дөньялар тыныч, күңелләр күтәренке булсын.
Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Хөснуллин