1 сентябрь-Белем көне-уку елы башлану бәйрәме

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе
Көзнең беренче көне гладиолус һәм георгинның нәзакәтле булуы белән таң калдыра. Кая карама, ак бантлар һәм зиннәтле чәчәк бәйләмнәре, йөзләрдәге елмаюлар һәм күзләрендәге дулкынлану күрерсең. Чөнки бүген чын бәйрәм – Белем көне. Шуңа күрә 1 сентябрь уку елы башлану гына түгел, ә һәр укучы, студент, укытучы тормышында мөһим көн буларак билгеләп үтелә. Карашай-Саклау мәктәбендә Белем көне . Бәйрәм чараларында Сарман муниципаль районы Карашай-Саклау авыл җирлеге башлыгы В.В.Хөсниева, район Советы депутаты Р. Х. Ялаев исеменнән мастеры Юнысов Алмаз Альберт улы һәм Карашай-Саклау мәктәбе мөдире Хәлиуллина Г. И. катнаштылар. Котлау сүзләре яңгырады, рәхмәт сүзләре яңгырады, беренче сыйныф укучыларына бүләкләр тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International