Көзнең беренче көне гладиолус һәм георгинның нәзакәтле булуы белән таң калдыра. Кая карама, ак бантлар һәм зиннәтле чәчәк бәйләмнәре, йөзләрдәге елмаюлар һәм күзләрендәге дулкынлану күрерсең. Чөнки бүген чын бәйрәм – Белем көне. Шуңа күрә 1 сентябрь уку елы башлану гына түгел, ә һәр укучы, студент, укытучы тормышында мөһим көн буларак билгеләп үтелә.