Ләке мәктәбендә - Белем бәйрәме.

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

Чакыра, тагы чакыра

Кыңгырау классларга

Бүгеннән, “Белем көненнән”,

Уку елын башларга.

Ләке гомуми белем бирү мәктәбенә яна уку елына беренче класска бер укучы кабул ителде. 9 нчы сыйныф укучылары, матур концерт күрсәтеп, укытучыларны кочак-кочак чәчәкләргә күмеп яна уку елына әйдәп алып кереп киттеләр. Мәктәп директоры Давлетшина Э.Х.,  районнын пенсия идарәсе җитәкчесе Харисов А.М, авыл җирлеге башлыгы Шәрипова Л.И. укучыларны, укытучыларны, әти-әниләрне бәйрәм белән котладылар, беренче сыйныфка керүче балага бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International