Хөрмәтле райондашлар, укытучылар, тәрбиячеләр, әти-әниләр! Кадерле балалар!
Сезне Белем бәйрәме 1 сентябрь уңаеннан котлыйм! Мәктәп еллары – кеше гомеренең иң кадерле чагы. Кеше үз гомерендә нинди уңышларга ирешсә дә, аларның нигезе мәктәптә салына.
Республикада һәм районда мәгариф – приоритетлы өлкәләрнең берсе. Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич Минниханов һәм хөкүмәтебез тарафыннан укыту–тәрбия тиешле дәрәҗәдә булсын өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Бүген районыбызның барлык белем бирү учреждениеләре яңа уку елына әзер.
Быел мәктәп бусагасын 3813 укучы атлап керә, беренче класска 390 бала бара.
Кадерле балалар, мәктәп елларының кадерен белегез. Яхшы итеп тырышып укыгыз, спорт белән шөгыльләнегез, сәләтләрегезне үстерегез.
Хөрмәтле укытучылар, сезгә нинди зур җаваплылык йөкләнгәнен һәммәбез дә белеп торабыз. Яңа уку елы сезгә яңа уңышлар алып килсен. Куйган хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә, хөрмәтле укытучылар, мөхтәрәм мәгариф ветераннары.
Хөрмәтле әти-әниләр, Балалар сезне куандырып кына торсыннар, илебезнең лаеклы гражданнары булсыннар.
Барыгызны да тагын бер кат Белем бәйрәме белән тәбрик итәм. Яңа уку елы һәркемгә яхшы якка үзгәрешләр һәм сөенечләр генә алып килсен! Сәламәтлек, имин тормыш телим.
Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Хөснуллин