Мәктәп уку елын башлап җибәрде

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

Уку елы традицион бәйрәм тантанасыннан башланып китте. Әле чикләүләр бетмәде, шуңа да барлык укучыларыбызны бәйрәмгә чакыра алмадык. Чыгарылыш сыйныфлар, беренчеләр катнашындагы тантанада котлаулар да, тамаша да мул булды. Юбилейлар елында Сугыш даны аллеясы, әфган сугышы корбаннарына багышланган музей почмагы да ачылды. Мәктәбебез укучысы, шул сугыштан кайтмаган Р. Миннекәевның әнисе Дилия апаның сүзләре чакыру булып яңгырады:"Бала кайгысы күрмәгез. Илләребез тыныч, эшебез игелекле, еллар имин булсын".  Хәерле сәгатьтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International