30 август көне Казанда XXXV "Уйнагыз, гармуннар" үзешчән иҗат бәйрәме һәм "Түгәрәк уен" Бөтенрәсәй татар фольклоры фестивале үткәрелде. Чаралар ТАССРның 100 еллыгына багышландылар. Анда безнең районның сәнгать осталары да уңышлы чыгыш ясадылар. Зур Нөркәй мәдәният йортының "Нөркәем", Сарманның "Моң", Иске Минзәләбашның "Әүлия моңнары" инструменталь ансамбльләре, Җәлил музыка мәктәбенең "Җәлил тальянчылары" башкалада җылы кабул иттеләр. Барлык катнашучылар да фестивальнең дипломнарына һәм истәлек бүләкләренә лаек булдылар.