Каташ Каран авылында фельдшер - акушерлык пунктының тантаналы ачышы узды

2020 елның 2 сентябре, чәршәмбе

Бүген Сарман муниципаль районының Каташ Каран авылында модульле фельдшер-акушерлык пунктының тантаналы ачылышы булды. Барлык авыл халкы өчен бу шатлыклы һәм әһәмиятле вакыйга, чөнки хәзер һәр авыл кешесе мөрәҗәгать итә һәм беренче медицина ярдәме ала ала.
Район башлыгы Фәрит Хөснуллин бу бәйрәм көнендә авыл фельдшерына истәлекле бүләк тапшырды, шуннан соң кунаклар кызыл тасманы кистеләр һәм ФАП бинасының эчке ягын,җиһазланышын карадылар, медицина ярдәме күрсәтүнең уңайлылыгын бәяләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International