Юбилеең белән, мәктәбем

2020 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

3 сентябрь  көнне мәктәбебезнең алтын юбилее. Нәкъ 50 ел элек белем сарае үзенең ишекләрен ачкан, укучыларны кабул иткән. Зур тантаналар бераз кичектерелсә дә, сыйныф сәгатьләрендә  укучылар мәктәбебезнең тарихы белән таныштылар, мөгаллимнәрен искә алдылар. Соңыннан укучылар,  укытучылар табигать кочагында ял иттеләр, спорт уеннарында катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International