Сарман муниципаль районындагы «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Күнелле стартлар»

2020 елның 8 сентябре, сишәмбе

2020 нче елның 4 нче сентябрендә Сарман районы «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен «Демография» милли проектының өлкән буын гражданнарның актив тормыш сыйфатын күтәрүгә системалы ярдәм күрсәтү программасын тормышка ашыру кысаларында «Күңелле стартлар» дип исемләнгән спорт-күңел ачу чарасы үткәрелде. Спорт ярышларының максаты – өлкән буын арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.Өлкән яшьтә булуларына карамастан, катнашучылар үзләренең җитезлекләрен, өлгерлекләрен күрсәттеләр. Чара кызыклы, күңелле һәм дустанә шартларда узды. Чара ахырында истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International