Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллинның финанс системасы хезмәткәрләре көне белән котлавы

2020 елның 8 сентябре, сишәмбе

Хөрмәтле финанс системасы хезмәткәрләре, бу тармакта эшләгән ветераннар!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Сарман районының финанс системасында югары квалификацияле белгечләр, җаваплы, намуслы, белемле кешеләр хезмәт куя, алар иң катлаулы бурычларны үтәргә сәләтле, бюджет һәм салым законнары нечкәлекләрен тирәнтен белеп эш итәләр. Районыбызда яңа социаль объектлар төзелә, учреждениеләрнең эшчәнлеге тәэмин ителә, акча ресурслары рациональ бүленә, хезмәт хаклары вакытында түләнә. Болар барысы да финанс-бюджет палатасы, үзәкләштерелгән бухгалтерия, казначылык хезмәте белгечләренең тырышлыгы, җаваплылыгы нәтиҗәсе.

Һөнәри бәйрәм көнендә район финанс хезмәткәрләренә һәм ветераннарына зур хөрмәт хисләре белән олы рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Сезгә алга куелган максатларыгызны чынга ашыруда зур ихтыяр көче, ныклы сәламәтлек, уңышлар телим.

Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Хөснуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International