Татарстан Республикасы Президентын сайлау, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнары депутатларын сайлау кысаларында Сарман муниципаль районында эш визиты белән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының урынбасары А.Р.Мубаракшин булып китте. Аны район башлыгы урынбасары Гузәл Рифкат кызы Гараева озатып йөрде. Адель Рафик улы министрлык карамагындагы учреждениеләрнең хезмәт коллективлары белән очрашты. Очрашу вакытында ул Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше турында сөйләде, барлык хезмәткәрләрне дә 2020 елның 11-13 сентябрендә узачак Президент сайлауларында һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнары депутатларын сайлауларда актив катнашырга чакырды. Коллективка Сарман районы һәм республика халкына хезмәт күрсәтүдә чын күңелдән уңышлар теләде.