Сарман муниципаль районындагы «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә халыкара грамоталылыкны тарату көне

2020 елның 9 сентябре, чәршәмбе

2020 нче елның 8 нче сентябрендә Сарман муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен халыкара грамоталылыкны тарату көненә багышланган чара узды. Бу бәйрәм ел саен 8 сентябрьдә билгеләп үтелә. Аның максаты – бөтен дөньяда грамоталылык дәрәҗәсен арттыруга ярдәм итүче инициативаларга ярдәм итү. Грамоталылык кеше хокукларының берсе, шулай ук шәхесне үстерү, социальләштерү өчен мөһим инструмент булып тора. Халыкның грамоталылыгы төрле максатларга ирешүдә ярдәм итә – тынычлыкны  саклап калу, тотрыклы социаль үсеш, хәерчелеккә һәм авыруларга каршы көрәш, гендер тигезлеккә ирешү һәм демократик ирекләрне игълан итү. «Шәфкать» үзәге ял итүчеләре татар һәм урыс телләрендә диктант яздылар. Җиңүчеләргә грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International