Бүген Сарманда Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары – якташларыбызга багышланган стела ачу тантанасы узды. Әлеге стелада районыбызның җиде горурлыгы: Илһам Шакиров, Аяз Гыйләҗев, Марсель Зарипов, Гөлшат Зәйнәшева, Роберт Андреев, Клара Булатова, Мәдинә Маликованың исемнәре мәңгеләштерелгән.
Бәйрәмдә мөхтәрәм кунаклар: Татартан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре Комиссиясенең җитәкчесе Марат Әхмәтов; Сарман муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин; якташларыбыз - Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары – шагыйрә Клара Булатова һәм композитор Роберт Андреев; китапханәчеләр, укытучылар, студентлар һәм милли җанлы сарманлылар катнаштылар.
ТАССРга 100, Сарман районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан чыгарылган “Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә” китабын районыбыз башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин килгән кунакларга бүләк итте. Марат Готыф улы, үз чиратында, авыл хуҗалыгында, мәгариф өлкәсендә фидакарь хезмәт куйган райондашларыбызга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырды.
Чара якташларыбызның матур шигырьләре, моңлы җырлары белән үрелеп барды. Сарман районы татар милләте, татар теле, мәдәнияте өчен янып –көеп йөрүче ул-кызлары белән хаклы рәвештә горурлана ала. Безнең әле республика премияләренә лаек булырлык якташларыбыз бар. Киләчәктә аларның исемнәре шушы стелада урын алыр дип ышанып калабыз. Татар җанлы халкыбыз булганда милләтебез яшәр, дәүләтебезнең киләчәге якты булыр.