Сарман муниципаль районындагы “Шәфкатъ” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә йөреп хезмәт күрсәтү бүлегендә эшнең сыйфатын тикшерүләр план нигезендә алып барыла. Социаль хезмәт җыелмаларыннан файдаланучылар районның төрле авылларында һәм шәһәр тибындагы посёлокта яшиләр. Тикшерүләр график нигезендә үтә.
Үзәк белгечләре социаль хезмәт җыелмаларыннан файдаланучыларда булдылар һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты турында анкеталар тутырдылар. Тулаем алганда, социаль хезмәткәрләр адресына уңай фикерләр генә ишеттеләр. Социаль хезмәткәләрнең төрле темага инструктажлар уздыруы, бигрәк тә янгынга каршы чараларга басым ясалуы, дәүләт тарафыннан гарантияләнгән һәм өстәмә хезмәтләрнең тулаем һәм вакытында үтәлүе ачыкланды.