«ТАССРның 100 еллыгы-100 яхшы эш» хәйрия акциясе кысаларында, Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көнендә, Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм педагоглары «Тормыш тамчысы» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар. Акция барышында балаларга һәм барлык катнашучыларга хәзерге дөньяда терроризм куркынычлыгы турында тагын бер кат искә төшерделәр, барысы да террор корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар.