"ТАССРның 100 еллыгы-100 яхшы эш» хәйрия акциясе кысаларында, шулай ук Көзге игелек атнасы кысаларында, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм кеше тормышының төп кыйммәтләреннән берсе буларак сәламәтлек турында күзаллаулар формалаштыру максатыннан Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Сәламәт булу-бик шәп!». Чарада балалар сәламәт яшәү халәтенең төп компонентларын билгеләделәр, үз сәламәтлеген сакларга ярдәм итүче кагыйдәләр турында сөйләделәр. Тонусны саклап калу һәм арыганлыкны бетерү максатыннан мульт-зарядка үткәрелде. Балалар күнегүләр башкаруда бик актив катнаштылар, күтәренке кәеф алдылар һәм мондый мульт-зарядканы ешрак үткәрергә булдылар.