2020 нче елның 10 сентябрендә Сарман муниципаль районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен нотариус Сәләхова Р.Р. белән очрашу оештырылды. Башта Рәйсә Рифкатовна нотариус һөнәре тарихы турында сөйләде, соңыннан «түгәрәк өстәл» узды. Анда кунак гражданнарның васыятьнамәне ничек дөрес төзү, мирас алу чираты, мирас итеп керү өчен кирәкле документлар исемлеге турында сорауларына җавап бирде. Катнашучылар нотариус белән бик теләп аралаштылар һәм әлеге очрашудан канәгать калдылар.