Бөтенроссия тикшерү эшләре-2020

2020 елның 12 сентябре, шимбә

2020 елның 14нче сентябреннән 12нче октябренә кадәр 5-9нчы сыйныфларда Бөтенроссия тикшерү эшләре узачак. Элегрәк аларны үткәрү мәгариф өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт боерыгы белән билгеләнгән иде. Һәр мәктәп өчен шәхси контроль материал тупланган. Ул ВПР биремнәренең гомуми банкыннан эшләнгән. Бөтенроссия тикшерү эшләре нәтиҗәләре укучыларның йомгаклау бәяләренә йогынты ясамаячак, алар аттестатка кертелмәячәк. ВПР үткәрү нәтиҗәсендә алынган мәгълүматлар бары тик узган уку елы азагында дистанцион укыту вакытында материалларны мөстәкыйль өйрәнү нәтиҗәсендә укучылар алган белемнәр турында нәтиҗә ясау өчен генә файдаланылачак. ВПР нәтиҗәләре укытучылар өчен дә, укучылар һәм аларның әти-әниләре өчен дә бик мөһим. Бу иң проблемалы моментларны ачыкларга һәм киләчәктә җитешсезлекләрне бетерү өстендә эшләргә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International