Бүген Сарманга эш визиты белән ТР Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов килде. Визит барышында аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин озатып йөрде.

2020 елның 13 сентябре, якшәмбе

11-13 сентябрьдә Татарстанда Президентны,Дәүләт Думасына һәм җирле хакимият органнарына депутатлар сайлау уза.

Сайлау участокларында иртәдән бәйрәм атмосферасы хөкем сөрә: музыка яңгырый, буфетлар эшли, кайбер сайлау участокларында ярминкәләр, иҗади эшләр күргәзмәләре оештырылган.

Сайлауларга килгән якташыбыз-Татарстан Республикасы Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов район башлыгы Фәрит Хөснуллин белән Әлмәт авыл җирлегендә, 1 нче Җәлил урта мәктәбендә, "Батыр" спорт-сәламәтләндерү комплексында, Сарман урта мәктәбендә, "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә һәм башка сайлау участокларында булдылар, сайлауларның барышы белән кызыксындылар, халык белән аралаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International