Позитив карашлы, зиһенле, көн дә физик күнегүләр ясап, сәламәтлеген ныгытучы Мияссәрә апаның бүгенге көндә дә күңеле күтәренке, көр. Үзен бик яхшы хис итә ул. СөбханАлла, күз тимәсен.
Аңа илдәге вәзгыять тә таныш, республика, район яңалыкларын да белеп тора, чөнки ул һаман да булса күзлексез гәҗит-журналлар, китаплар укый, телевизор карый. Төшенкелеккә бирелми, тормышыннан канәгать булып, һәр туган таңга сөенеп, шөкерана кылып яши.
Сайлауларга да Мияссәрә апа үзе барды. Иске Имән сайлау участогы ул яши торган йорттан юл аркылы гына урнашкан.
- Ил-көннәребез тыныч булсын, сугышлар кабатланмасын. Участокка үзем барам, киләчәгебез өчен тавыш бирәм, - диде ул, матур күлмәкләрен кия-кия