Җәлил поселок китапханәсе яңалыклары

2020 елның 15 сентябре, сишәмбе
Туган як, туган туфрак...Һәркемгә кадерле,газиз ул!"Торган җир- көмеш,туган җир-алтын,"-диләр.Безнең туган җиребез-ямьле,моңлы Сарман төбәге.Тылсымлы сихри табигате,көмеш сулы чишмәләре булу гына түгел,кешеләре дә матур аның.Безнең як төрле талант ияләренә дә бай. Аяз Гыйләҗев,Клара Булатова,Мәдинә Маликова,Илһам Шакиров,Зөһрә Сәхәбиева,Зөһрә Шәрифуллина,Фәридә Сафина,Ирек Кашапов...-районыбызның иң зур горурлыгы.Аларның сафларын дәвам итүче талантлар елдан-ел артып тора.Районыбызда талантларны үстерү өчен күп көч куела.Төрле иҗади берләшмәләр,сәнгать мәктәпләре эшли. Шуларның берсе-"Җәлил чаткылары әдәби-берләшмәсе". ТАССРның 100,Сарман районына 90 ел тулу уңаеннан Җәлил бистә китапханәсе якташларыбыз иҗатына онлайн-күзәтү үткәрде. Расыйха апа Гыйльфанова китапханәбезгә үзенең иҗат җимешен-"Әйтми калдыра алмыйм"дигән китабын бүләк итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International