Сарман йолдызчыклары “Созвездие-Йолдызлык” финалына үттеләр

2020 елның 15 сентябре, сишәмбе

Ел саен  үткәрелә торган Казанда “Созвездие-Йолдызлык” Ачык республика яшьләр телевизион фестиваленең суперфиналы бара. Быел ул өч истәлекле датага – үзенең 20, Бөек Җиңүнең – 75, ТАССРның 100 еллыгына багышланган.

Казанга районыбыз данын якларга – җыр-биюгә, нәфис сүзгә, 80 оста балалар китте. Безнең балалар ярымфиналда уңышлы чыгыш ясап, иң осталары финалга үткәннәр. Болар – “Умырзая” бию төркеме, җыр номинациясендә Җәлилдән Айсылу Хәбибуллина, Данил Алькаев, Мортамактан Рәмилә Хөсәенова, “Конферанс” номинациясендә Сарманнан Әлфиназ Бәдертдинова һәм Җәлилдән Радель Хисамов. Аларга уңышлар телик!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International