Җиңү Сарман балаларына да елмайды

2020 елның 18 сентябре, җомга

“Созвездие-Йолдызлык” Ачык республика яшьләр телевизион фестивале гала-концертына Сарман балалары да үтте.

11-15 сентябрь көннәрендә “УНИКС” концертлар залында һәм А.С.Пушкин исемендәге мәдәни үзәктә “Созвездие-Йолдызлык” Ачык республика яшьләр телевизион фестиваленең региональ турларында призлы урыннар алган талантлы балалар үзләренең осталыкларын мәртәбәле жюрига күрсәттеләр. Искәртеп үтәбез: ел саен киң масштабта үткәрелә торган быелгы фестиваль  өч истәлекле датага – үзенең 20, Бөек Җиңүнең – 75, ТАССРның 100 еллыгына багышланды.

Казанга районыбыз данын якларга 88 талантлы бала һәм аларның укытучылары барды. Барлык иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар суперфиналда уңышлы чыгыш ясадылар һәм дипломнар, рюкзак, юбилей күкрәк билгеләре, “Созвездие-Йолдызлык”, “ТАССР” эмблемалары төшерелгән кофта кебек истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Билгеле, фестивальгә әзерлек максатыннан ел дәвамында күп эш башкарылды: биюләр кую, костюмнар тегү, музыка сайлау... Без безгә ярдәм күрсәткән район җитәкчелегенә, фестивальнең оештыручыларына һәм башка җаваплы хезмәткәрләргә бик рәхмәтлебез.

Финалга   “Умырзая” бию төркеме (“Хореография” номинациясе, кече төркем, укытучылары – Гөлшат Нургалиева), Сарманнан Рания Зарипова ("Вокал-соло" номинациясе, өлкән төркем, җитәкчесе-Резедә Хаҗиева),Җәлилдән Айсылу Хәбибуллина (“Вокал-соло” номинациясе, урта төркем, укытучысы – Гөлия Хәбибуллина),  Данил Алькаев (“Вокал-соло” номинациясе, 2 нче кече төркем, укытучысы – Раушания Гыйльфанова), Мортамактан Рәмилә Хөсәенова (“Вокал-соло” номинациясе, урта төркем, укытучысы – Расиха Хәмидуллина), “Конферанс” номинациясендә Сарманнан Әлфиназ Бәдертдинова (урта төркем, укытучысы – Илмира Салихова) һәм Җәлилдән Радель Хисамов (урта төркем, укытучылары – Лилия Хисамова, Алсу Сәлимгәрәева) үткән иделәр. Ә 16 сентябрьдә УНИКСта фестивальнең XХ сезоны тәмамланды, беренче гала-концерт булды. Анда Радель Хисамов уңышлы чыгыш ясады һәм үз номинациясендә III призлы урынга лаек булды. Аңа республика Хөкүмәтенең акчалата һәм истәлекле бүләге, медаль, диплом тапшырылды. Коллективларның җитәкчеләре дә “Татнефть” компаниясенең акчалата бүләгенә ия булдылар. 29 сентябрьдә “Пирамида”мәдәни-күңел ачу үзәгендә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында йомгаклау гала-концерты үткәреләчәк һәм анда Җәлилдән Айсылу Хәбибуллина чыгыш ясаячак, бүләкләнәчәк.

 

Югарыда телгә алынганнардан тыш, фестивальдә Җәлилдән Ләйсән Ямалиева (“Вокал-соло”, зур төркем), “Карамель” (“Хореография”, урта төркем, җитәкчесе – Әдилә Садыйкова), “Лимонад” (“Хореография”, зур төркем, җитәкчесе – Рәсим Ваһапов) бию төркемнәре, “Шатлык” вокаль ансамбле (“Вокаль ансамбльләр”, кечкенәләр төркеме, җитәкчесе – Резедә Хаҗиева), Рания Шәкурова (“Конферанс”, кечкенәләр төркеме, җитәкчесе – Илмира Салихова), Индира Мәрданова (“Конферанс”, урта төркем, җитәкчесе – Александр Фәрхетдинов) уңышлы чыгыш ясадылар.

Балаларны һәм аларның педагоглары Лилия Хисамованы, Алсу Сәлимгәрәеваны һәм Гөлия Хәбибуллинаны лаеклы җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз һәм ирешелгәннәрдә туктап калмауларын, тагы да зуррак үрләр яулауларын телибез.

Балалар чыгышлардан соң Татарстан Республикасының “Казан Кремле” дигән табигый тарих музеенда булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International