25 сентябрьдә Әлмәт шәһәрендә Татарстан Республикасының Форпост"яшьләр формированиеләренең республика спартакиадасының зона этабы узды. Ярышларда Татарстан Республикасының 7 муниципаль районыннан:Әлмәт, Ютазы, Азнакай, Лениногорск, Сарман, Мөслим һәм Бөгелмә районнары командалары катнашты. Сарман районын Сарман урта мәктәбе активистлары Шириев Айрат Ринат улы, Рәхимов Райнур Заяфир улы, Нуруллин Альмир Рөстәм улы, Хәйруллин Айрат Фәрит улы, Сабирова Азалия Альфат кызы катнашты. Спартакиадага активистларны Сарман урта мәктәбенең ОБЖ укытучысы Габдуллин Гөлүс Әхәт улы әзерләде. 60 метрга йөгерү буенча шәхси зачетта зона этабы нәтиҗәләре буенча Сабирова А.А. III урынны, отжимание буенча II урынны яулады. Гомумкоманда зачетында кискен көрәштән соң Сарман муниципаль районы мактаулы III урынны алды.