Бүген мәктәбебез "Татарча диктант" Дөньякүләм белем тикшерү акциясенә кушылды. Акциядә укучылар, укытучылар, әти-әниләр, кунаклар катнашты. "Җәлил чаткылары", " Ак калфак" оешмасы әгъзалары белән җанлы әңгәмә оештырылды. Өлкәннәр, текст эчтәлеге белән бәйләп, балачак хатирәләре, сугыш китергән авырлыклар турында сөйләделәр.