Татарча диктант

2020 елның 26 сентябре, шимбә

“Татарча диктант” белем бирү акциясе “2014–2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” Дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.   Акциянең максаты  – татар әдәби телен белү һәм дөрес язуга кызыксынуны үстерү, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү, татар теле филологларын һәм укытучыларын популярлаштыру. Бурычлары: татар телен өйрәнергә мотивация үстерү; халыкта татар әдәби телененең орфографик һәм пунктуацион нормаларын белү дәрәҗәсен билгеләү; халык арасында татар орфографиясе һәм пунктуациясе осталарын ачыклау;  язма сөйләмдә еш күзәтелә торган хаталарны билгеләү; белем һәм дөрес язу дәрәҗәсен мөстәкыйль рәвештә күтәрергә стимуллаштыру.  Шушы максаттан 26нчы сентябрь көнне “Татарча диктант” белем бирү акциясе  гимназиябездә дә үткәрелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International