29 сентябрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында "Созвездие-Йолдызлык-2020"эстрада сәнгатенең ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең йомгаклау гала-концерты һәм бүләкләү тантанасы узды. Быел ул «Созвездие-Йолдызлык» ның 20 еллыгына, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм Татарстан АССРның 100 еллыгына багышлана. Район данын Җәлил балалар музыка мәктәбе укучысы Айсылу Хәбибуллина (җитәкчесе Гөлия Хәбибуллина) яклады. Ул барлык турларны да лаеклы үтеп, урта төркемдәге «Вокал-соло» номинациясендә 2 дәрәҗә лауреат булды. Айсылу республика Хөкүмәтенең акчалата һәм истәлекле бүләген, медаль, диплом тапшырды. Җитәкче шулай ук «Татнефть»компаниясенең акчалата премиясенә дә ия булды.
Айсылуны һәм аның вокал буенча педагогы Хәбибуллина Гөлия Нәҗип кызын чын күңелдән зур казанышлары белән котлыйбыз. Аларга киләчәктә дә уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!!!