Мәдәният яңалыклары

2020 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

1 нче октябрь көнне, Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, район мәдәният йортында «Йөрәктә яшьлек җырлый» дип исемләнгән бәйрәм чарасы булып узды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И.Р. Сәхипова өлкәннәрне бәйрәм белән котлады. Ул өлкәннәргә ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде. Бәйрәм «Балкыш» фестивале лауреатлары чыгышлары, котлаулар белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International