"Халыкара өлкәннәр көне"

2020 елның 2 октябре, җомга

Бүген Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм барлык өлкән яшьтәге кешеләргә намуслы хезмәтләре, аларның олы тормыш тәҗрибәсе, игелекләре, зирәклекләре өчен тирән хөрмәт белдерү һәм җылы рәхмәт сүзләре әйтү өчен менә дигән мөмкинлек бирә.​
​ ​ «Айбагыр» волонтерлар отряды да бу бәйрәмнән читтә калмады. Балалар башлангыч сыйныф укучыларының педагогик хезмәт ветераннары, мәктәпнең элеккеге хезмәткәрләре өчен чыгышын оештырдылар. Дәресләрдән соң укучылар өлкән буын кешеләрен бәйрәм белән котларга, аларга нык сәламәтлек, уңышлар, тыныч күк йөзе теләргә юл тоттылар.
Өлкәннәр үзләренә бирелгән игътибарга чын күңелдән шат булдылар һәм балаларга күрсәтелгән хөрмәт һәм кайгыртучанлык өчен рәхмәт әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International