Гомер көзенә пар канатың белән керү, балалар,оныклар рәхәтен парлап тату – олы бәхет. Игәнә–Баш авылында яшәүче Фәния апа белән Мирсәит абый Сабитовлар гаиләсенә әнә шундый бәхет насыйп булган. Алар 50 ел бергә пар канатлар булып гомер кичерәләр.
50 ел бергә гомер итүче әлеге парларны авыл җирлеге башлыгы Флер Мөсәвир улы Гыйльфанов, Сарман районыннан вәкил “Ак Барс Банк” директоры Гәббәс Гайнетдин улы Ризатдинов, авылыбыз ветераннар Советы рәисе Рәмзия Идият кызы Харисова тәбрикләп истәлекле бүләкләр тапшырдылар.