ТАССРның 100 еллыгы, Сарман районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан МББУ «Әлмәт төп гомуми белем бирү мәктәбе» укучылары «Яшь журналист» түгәрәгенә йөрүче укучылар( җитәкчесе М.М. Гайнетдинова) «Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү» музеенда булдылар. Музей экспонатлары укучыларда зур кызыксыну уятты. Аларны «Борынгы дөнья» дип аталган яңа күргәзмә-экспозиция белән таныштырдылар, археология нигезләрен белделәр, артефактлар эзләделәр, табылдыкларны өйрәнделәр.