Бүген музейда Мортыш-Тамак авылы “Чишмә” фольклор ансамбле кунакта булды. Музейның һәр бүлеге, һәр экспонаты, экскурсоводның мавыктыргыч сөйләме кунакларда зур кызыксыну уятты. “Районда шундый бай музей булу - зур бәхет. Экспозициядәге буыннан-буынга күчеп килгән экспонатларның кадерләп саклануын күреп, без туган төбәгебезгә һәм аның халкына тагын да зур хөрмәт белән карыйбыз. Шушы изге эшегездә зур уңышлар сезгә”. Кунаклар рәхмәт сүзләренә өстәп, үзләреннән тирән мәгънәгә ия булган җырларын да бүләк иттеләр.