Хәзерге дөньяда һәр кешенең хобби (ягъни яраткан эше) бар, кемдер рәсем ясый, кемдер җырлый яки тегә, ә бәлки бии яки сәйләннән картиналар ясый, Интернет һәм башка мәгълүмати ресурслар ярдәмендә һәркем күңеленә хуш килерлек эш таба ала. Әлмәт төп гомуми белем бирү мәктәбендә өлкән яшьтәге кешеләргә багышланган атна «әби-кул эшләүче»дип исемләнгән иҗади эшләр күргәзмәсе белән тәмамланды. Күргәзмәдә авылның актив пенсионерлары, үз куллары белән ясаган эшләр тәкъдим ителде.