Җәлил поселогында яшәүче Пелагея Поликарповнаның 90 яшьлек юбилее

2020 елның 13 октябре, сишәмбе

Талантлы да син Кеше дустым!

       Кеше белән аралаша башлагач кына  аның күңеленең киңлегенә, талантына исең китә, сокланасың. Шушы көннәрдә генә тагын шундый талант иясе белән очрашырга туры килде.  Поселогыбызның хөрмәтле кешесе,  сугыш  ветераны  Мартьянов Генадий  Николаевичны күбебез беләбез.  Аның  сугыш хатирәләрен сөйләүләре,  балалар белән очрашуларга атлыгып баруын күргәнебез, матур итеп, озын-озын шигырьләр сөйләвен дә сокланып тыңлаганыбыз бар. Менә инде аның арабыздан китүенә дә елдан артык вакыт үтте.  Җиңү бәйрәмендә аның шигырь сөйләвен ишетмәгәч, күңелгә нидер җитмәде. Моңсу булды. Тик шулай да аның  белән 66 ел бергә гомер кичергән кеше Пелагея Поликарповна белән аралашкач, тагын бер яңалык ачылды. Бүген 90 яшен тутырган Пелагея Поликарповнаның  да  Геннадий Николаевич кебек үк ихтирамга лаеклы кеше,  кадерле  әни, әби икәнлеген күреп сокландык. Бүген дә әле  күп кенә яшьләр көнләшерлек хәтерен саклап,  күңеле тулганда шигырьләр язып, йөгереп өстәл әзерләп йөрүче ханым белән аралашу соклану уятты. Баксаң, сугыш ветераны сөйләгән шигырьләрнең авторы да ул икән.

Пелагея ханым ире сөйләгән сугыш хатирәләрен шигъри юлларга салган. Сугыш мәхшәрләрен үз җилкәсендә татып та, 95 яшенә кадәр мәгърүр сынын,  искиткеч хәтерен саклаган ир затына  Аллаһы  Тәгалә көчен дә биргән инде. Озын-озын шигырьләрне  кулына кәгазь бите дә тотмый сөйләр өчен нинди хәтер кирәк. Бу гаиләгә сокланмый кала алмадым. Аларның улларына да  шагыйрьлек күчкән. Әнисенең 90 яшенә язып килгән шигырен күз яшьләре аша тыңладык.  Үзенең 80 яшенә улы язган шигырьне әнисе әле бүген дә яттан белә. Искиткеч...  Алар бит шагыйрь  булып кына яшәмәгәннәр.

            Сугыш башланган көннәрдә,  Украинада яшәгән 10 яшьлек кыз баланың күргәннәрен күз алдына китерсәң генә дә чәчләр үрә тора. Снарядлар ярылуын да,  көнбатыштан агылып килгән качакларны да күргән ул. Үзе дә алар белән бергә булган. Көнчыгышка агылучылар  күргән  михнәтләрне, күккә очкан  эшелоннарны, яраланып яисә үлеп ятучыларны да күргән ич ул. Үзенең исән калуына ул әле бүген дә шакката.  Соңрак  Геннадий Николаевич белән тормыш коруларын,гомерләрен хезмәткә багышлап, 3 бала үстереп, 6 оныкка, 8 оныкчыкка әби-бабай булып гомер итүләрен могҗиза буларак бәян итә ул. Бүгенге көндә алар  “бәхетле гаилә”, сүз дә юк. Ә аңа кадәр күпме юллар үтелгән...

 Аны 90 яшьлек юбилее белән хөрмәтләү өчен  район хакимиятенең аппарат җитәкчесе  Вәлиев Ф.Ә.,   Җәлил поселогы башкарма комитеты  җитәкчесе  Галлямов И.Ф., “Җәлилнефть” идарәсе профком председателе Филимонов В.Н.,  идарәнең  ветераннар Советы рәисе Харисов Р.А.  килгәннәр иде. Без  Пелагея  ханымны  гомер бәйрәме белән котладык,  саулык-сәламәтлек, иҗат уңышлары  теләдек.

Җәлил поселогы ветераннар Советы председателе Әнисә Минһаҗева.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International