Сарман урта мәктәбенең 1 класс укучылары өчен музейда “Онытылмасын гореф-гадәтләр” дип исемләнгән интерактив чара узды. Әлеге чарада укучылар игенчеләр хезмәте белән таныштылар. Он иләргә, колмак белән камыр басарга, кабартма ясарга өйрәнделәр. Камыр әзер булган арада таба майлар өчен канат сыдырып, майлавыч канаты ясадылар. Үз куллары белән ясалып пешкән кабартмалар балаларга бик ошады. Чарада укучылар әбиләре чорына “кайтып килсәләр”, заманча технологияләр белән әзерләнгән камыр ризыклары белән танышып кино карадылар.