​Сарман муниципаль район Советының “Мәрхәмәт- Милосердие” хатын-кыз депутатлары берләшмәсе җитәкчесе сайланды

2020 елның 16 октябре, җомга

Буген, 2020 нче елның 16 октябрендә, Сарман муниципаль район Советының “Мәрхәмәт- Милосердие” хатын-кыз депутатлары берләшмәсенең беренче утырышы узды. Әлеге берләшмәгә 10 хатын-кыз депутат керә. Утырышта берләшмәнең җитәкчесе сайланды һәм эш планы расланды. Берләшмә җитәкчесе итеп Ләке авыл җирлеге башлыгы Шәрипова Лилия Ивановна сайланды. Аны берләшмә җитәкчесе булып сайлануы белән тәбриклибез һәм нәтиҗәле эш алып баруын теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International