6 нчы октябрьдән 9 нчы октябрьгә кадәр «ТАССРның 100 еллыгы-100 яхшы эш» хәйрия акциясе кысаларында, безнең мәктәптә сәламәт яшәү рәвешенә багышланган акция үткәрелде. Акция «сәламәт булу модада!». Акция кысаларында күп кенә иҗади конкурслар һәм профилактик чаралар оештырылды һәм үткәрелде.
«Айбагыр» волонтерлар отряды укучылары башлангыч сыйныф укучылары белән сәламәт яшәү рәвешен алып бару кирәклеге турында әңгәмә үткәрделәр, уен формасында үз сәламәтлегеңне сакларга ярдәм итүче кагыйдәләрне кабатладылар, шулай ук «зарарлы гадәтләр»темасына профилактик әңгәмә үткәрделәр.
Акция кысаларында балалар сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы плакатлар, рәсемнәр ясадылар, спорт ярышларында катнаштылар.
Акция саф һавада сәламәтлек көнен үткәрү белән тәмамланды. Барлык балаларның да мәктәп диварларыннан читтә үз сәләтләрен ачу һәм үзләренең иң яхшы сыйфатларын: әйләнә-тирәдәгеләргә хөрмәт, иптәшләр турында кайгырту мөмкинлеге булды,