Музей яңалыклары

2020 елның 16 октябре, җомга

Кеше ничә яшьтә булуына карамастан, һәрвакыт балачак мизгелләрен, аның күңеленә ятышлы урыннарын хәтерли. Кеше үз туган ягына булган мәхәббәтен төрлечә белгертә: шагыйрьләр шигырьләр, рәссамнар рәсем иҗат итә, композиторлар көйләр яза.  Җырчы Алинә Прокофьева – Кәримова  туган төбәгенә булган хисләрен җырларында чагылдыра, шул рәвешле, үз туган җирен данлый һәм мәңгеләштерә. Миргасим Гаскәров һәм Рафис Уразаев иҗат иткән “Сарманым” җырына  Алинә һәм Азат Кәримовлар клип төшерәләр. Клипның беркадәр кадрлары музей залларында төшерелде һәм музей фондыннан видеофрагментлар да кулланылды. Кәримовлар гаиләсенә яңадан-яңа иҗат уңышлары телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International