2020 елның 17 октябренә
2020 елның 16 октябрендә 18 сәгатьтән 17 октябрьдә 18 сәгатькә кадәр
Болытлы, көндез аязучан болытлы.Төнлә һәм иртән яңгыр, урыны белән төньяк районнарда юеш кар, көндез явым-төшемсез.Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка таба 6-11 м/с, төнлә һәм иртән урыны белән 15-16 м/с тизлектә, төнлә һава температурасы +1..+6˚.Көндез максималь һава температурасы +6..+10˚.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.
3. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый-җил белән өзелгән очаклар зур куркыныч тудыра ала.
4. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә килү куркыныч.
5. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.