Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Профсоюзлар Федерациясе белән берлектә агымдагы елның 20 октябрендә 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр «Хатын-кызларның хезмәтен саклау: хокуклар һәм гарантияләр» темасына «хХатын-кыз игътибары» телефон линиясен оештыра: Казан шәһәре, К.Маркс ур., 31/7 йорт, 8(800) 201-16-00.